Обложка трека Бердэнберем — Рахимова Айгуль
3:55

Рахимова Айгуль Бердэнберем

Сингл · 2026

Скачать

Текст песни

Синең сүзләр чыкмый күңелемнән,
Мин яратам диеп,әйткәнең
Әйтмәсәң дә,иркәм,аңлашыла,
Гомер буе мине көткәнең
Бәхетем дип,мине кочып алып,
Пышылдыйсың матур сүзләрне.
Чит-ятларны кертми араларга,
Язлар итик килгән көзләрне.

Бердәнберем, бердәнберем
Синең белән ямьле көннәрем,
Бердәнберем, бердәндерем
Тылсымга тиң айлы төннәрем.

Гомер буе булыйк шулай гына,
Мәхәббәттән дөнья яктырсын.
Безнең өчен,ялкын сөюләрдән,
Төнге күктә йолдыз кабынсын.
Безнең исемнәр белән атарбыз,
Галәмдә якты йолдызларны.
Җитәкләшеп иңне -иңгә куеп,
Каршыларбыз килгән язларны.

Бердәнберем, бердәнберем
Синең белән ямьле көннәрем,
Бердәнберем, бердәндерем
Тылсымга тиң айлы төннәрем.

0:00 0:00