Перейти к содержимому
Обложка трека Элифба — Бабай
2:03

Трек

Бабай Элифба

Альбом · Бабай · 2024 · Рэп

Скачать

Текст песни

Беренчедән, бисмиллә
Бир бишне, бирешмәскә
Берсеннән берсе бирән
Боларга бүтән бирмә

Башмакларын барлыйлар
Бизгәннәр бит бу байлар
Бәрәннәр белән бергә
Биш бүре, бер бүлмәдә

Бүселгән Бүксәләре
Буялган бүрекләре
Баҗайлар бөтенесе
Бага берсенә берсе

Былтыргы бал баллырак
Бәллүр бокал башыннан
Бәхет бит бердәм булса
Булачакта балалар

Бер дә байлыкта булмас
Бабай башны бутамас
Бурычларга батмаска
Бугазын буш булсынга

Бөкре булма, бул буйчан
Белемнәргә бар, братан
Бала баласы балдай
Барсын белә бер Бабай

Әдәпсезлектәндермени
Әйтәмен әмер, әзи
Әрәмәдәге әрем
Әй әче, әйме, әдип

Әкәмәт, әҗер әзерли
Әни-әти әрләми
Әлсерәтә, әләкли
Әсәрдәге әрсез әсир

Әлеге әһелләр әле
Әнә, әнә, әрләшә
Әрләшмәгез, әфәнделәр
Әзерләгез әманәтләр

Әрәмтамак әвереләме
Әкияти әүлиягә
Әдәбият, әлифба, әйтче
Әгәр әдәпкә әйдәсәң






Денис, Дилбәр, Дилияр
Дүртенчесе Данияр
Дусларым дыңгырдаталар
Джазменнар, думбрачылар

Дөреслекнең дәресләре
Дастанда дәлилләнә
Дөнья дилбегәсендә дә
Дошманнар дистәләгән

Даааа, давыл дулыймы
Думай думай дед давай
Damn, дуңгыз, дуамал
Дулама дим дусларча.

Дәрвиш давай догонялки
Догоняй дим, дивана
Дәүләтебез домино
Диварда дисбе, дога

0:00 0:00