Обложка трека Бэхет кошым — Гульназ Гафурова
3:53

Гульназ Гафурова Бэхет кошым

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Бәхет кошым, тынып калдың
Чумып кочакка.
Нәни кулларың җылысын
Тоям шул чакта.

Керфекләреңнең очына
Эленгән төшләр.
Йом күзеңне, җимешкәем,
Йоклыйкчы икәү.

Кочагыма сыйган җирнең
Иң зур тылсымы.
Тулган ай нурында коена
Минем алтыным.

Нәни йомшак бәхетемнең
Сизәм сулышын,
Күкрәгемә сыенгандыр
Иң газиз кошым.

Яратамын, һич туялмыйм
Татлы исеңнән.
Йоклыйсың син тәмен белеп
Баллы мизгелнең.

Шатлыгым да, тормышым да,
Син ул – багалмам.
Аллаһның иң зур бүләге,
Чиксез яраткан.

Язмыш юлыңны бизәсен
Изгелекләрең.
Тормыш туфрагыңда шытсын
Игелекләрең.

Дәү үсәрсең, очарсың син,
Ныгыр канатың.
Иман байлыгын балама
Насыйп ит, Раббым.

0:00 0:00