Обложка трека Иркэлисе килэ — Лилия Хайруллина, Ильдус Садыков
3:13

Лилия Хайруллина, Ильдус Садыков Иркэлисе килэ

Сингл · 2026

Скачать

Текст песни

Әллә нинди яктылыклар чагыла күзгә
Әллә нинди җылы чорный
Әллә нинди наздан ташыйм
Бер мизгелгә генә булса да айный алмыйм
Һәм теләмим!

Йөрәгеңә, йөрәгеңнән, йөрәгеңне
Гөмер буе төреләндерер идем, төреләндерер идем
Иренеңә, иренеңнән, иренеңне
Үбеп туялмам инде
Үбеп туялмам инде

Минем канда синнән күчкән бәхет ага
Ышанудан һәм шатлыктан йөрәк яна
Пышылдыйсы килә
Колагыңа түгел

Ярларымнан наз ташуга чыдап булмый
Канатларның каурыйлары көнләп ныгый
Иркәлисе килә
Иркәлисе килә
Иркәлисе килә…

Яратасың, сизәм, калтырата
Синең диңгез дулкыныңнан йөрәк катырак кага
Син туктама, ярат
Сәерлегем белән бергә түгел
Сәерлегем өчен ярат
Сәерлегем өчен ярат...

Йөрәгеңә, йөрәгеңнән, йөрәгеңне
Гөмер буе төреләндерер идем, төреләндерер идем
Иренеңә иренеңнән, иренеңне
Үбеп туялмам инде
Үбеп туялмам инде

Минем канда синнән күчкән бәхет ага
Ышанудан һәм шатлыктан йөрәк яна
Пышылдыйсы килә
Колагыңа түгел

Ярларымнан наз ташуга чыдап булмый
Канатларның каурыйлары көнләп ныгый
Иркәлисе килә
Иркәлисе килә
Иркәлисе килә…

Иркәлисе килә
Иркәлисе килә
Иркәлисе килә
Сине генә, сине, сине генә
Сине сине генә
Иркәлисе килә

0:00 0:00