Текст песни
Тормыш -дәрья
Кайчак шул дәрьядан
Йөзеп чыгар хәлең юк сыман
Өмет утым сүнеп барган мәлдә
Туганыма барып сыенам
Ярый әле сез бар тормышымда
Сез булганга нурлы таңнарым
Сезнең белән яшим
Рәхмәт барысы өчен
Туганнарым минем, җаннарым!
Язмыш безнең юлны уртак иткән
Шушы юлдан бергә барасы
Кабул булсын иде әнкәемнең
Безнең өчен кылган догасы
Әткәй белән әнкәй тәрбиясе
Җанда түгел, канда сакланган
Һәрберебезнең үтәр гомер юлы
Безнең туган йорттан башланган
Бер агачның тамырлары кебек
Береккәнбез туган нигезгә
Туганлыкның кадерен, кадерләрен белеп
Яшәү язсын һәрберебезгә!
Язмыш безнең юлны уртак иткән
Шушы юлдан бергә барасы
Кабул булсын иде әнкәемнең
Безнең өчен кылган догасы
Кабул булсын иде әнкәемнең
Безнең өчен кылган догасы
Язмыш безнең юлны уртак иткән
Шушы юлдан бергә барасы
Кабул булсын иде әнкәемнең
Безнең өчен кылган догасы
Язмыш безнең юлны уртак иткән
Шушы юлдан бергә барасы
Кабул булсын иде әнкәемнең
Безнең өчен кылган догасы
Кабул булсын иде әнкәемнең
Безнең өчен кылган догасы
Безнең өчен кылган догасы