Перейти к содержимому
Обложка трека Атмагыз кыр казларына — Марат Эксанов
2:52

Трек

Марат Эксанов Атмагыз кыр казларына

Сингл · 2025 · Поп

Скачать

Текст песни

Яз аенда күктә ишетелә
Кыр казының канат кагышы!
Кайтып җитү сөенечен бүлеп
Яңгырыйдыр ату тавышы...

Атсалар да, hәр ел кайта алар
Югалтса да юлда берәрсен!
Туган җирнең hавасын бер сулап
Үләргә дә риза, күрәсең!

Атмагыз сез кыр казларына
Кайтсын алар туган якларына!
Күпкә түгел, җәй буена гына
Кайта алар нәсел сакларга!

Атмагызчы, зинһар, кыр казларын!
Ял итсеннәр юлдан, атмагыз!
Җир - ананың көтеп торуларын
Күңелегездә hәрчак саклагыз!!!

Атмагыз сез кыр казларына
Кайтсын алар туган якларына!
Күпкә түгел, җәй буена гына
Кайта алар нәсел сакларга!
Кайта алар нәсел сакларга!

0:00 0:00