Текст песни
Торган җир булса да матур
Туган җиргә җан тарта
Йөргән юллар мине һәрчак
Гел сиңа алып кайта
Суларың да баллы синең
Шифалырак һаваң да
Дәва табам җаннарыма
Урамыңнан атлаганда
Әле һаман, һаман да!
Суык Су!
Түбән Суык Су!
Бу күңелем ник ярсу?
Синнән ерак китсәм әгәр
Бигрәкләр дә
Бигрәкләр дә
Бигрәкләр дә ямансу!
Суык Су!
Чит җирләрнең матурлыгың
Күп тапкырлар күрсәм дә
Әйләнәм дә сиңа кайтам
Кайда гына йөрсәм дә
Синдә тудым, синдә үстем
Син тургайлы бишегем
Кайтам дисәм һәрчак ачык
Яланаяк бәбкә көткән
Балачакка ишегең