Перейти к содержимому
Обложка трека Исертэсен — Ришат Фазлиахметов
3:24

Трек

Ришат Фазлиахметов Исертэсен

Сингл · 2025 · Поп

Скачать

Текст песни

Татлы хисләр кичертәсең
Син бит мине исертәсең!
Көн-төн генә җитмәгәчтән
Уйлыйм сине кич-иртәсен

Уйлап кына туктап калмыйм
Сине күрәм тешләремдә
Син булганга Илахыма
Рәхмәт укыйм эчтән генә

Назлап әйткән сөю сүзен
Килә синнән ишетәсем
Татлы хисләр кичертәсең
Син бит мине исертәсең!

Онытмамын сине мәңге
Син булганга тормыш ямьле!
Салкын бозлы кышларда да
Тойдыртучы син бит җәйне!

Күптән назга сусагансың
Синең янда мин бик кыю!
Көтеп алган тансык шатлык
Сине кочагымда тою!

Назлап әйткән сөю сүзен
Килә синнән ишетәсем
Татлы хисләр кичертәсең
Син бит мине исертәсең!

0:00 0:00