Обложка трека Туган тел — IDRISOV
2:45

IDRISOV Туган тел

Альбом · Январские Эмоции 2026 · 2026

Скачать

Текст песни

И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы

Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм
Хикәят сөйләгән

И туган тел!
Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым,
Кайгым минем

И туган тел!
Синдә булган иң элек кыйлган догам
Ярлыкагыл, дип, үзем
Һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы

0:00 0:00