Текст песни
Син сөйлисең соңгы шигыреңне
Ап-ак ландыш чәчкәсе кулыңда
Күзләремне ала алмый тыңлыйм
Бар уйларым тик синең турында
Яңгырый кыңгырау җыры
Соңгы тапкыр, "сау бул",- диеп
Хушлаша ике саф йөрәк
Иреннәр иренгә тиеп
Яңгырый кыңгырау җыры
Соңгы тапкыр, "сау бул",- диеп
Хушлаша ике саф йөрәк
Иреннәр иренгә тиеп
Син сөйлисең соңгы шигыреңне
Үтте диеп мәктәпнең еллары
Талды калын китапның битләре
Тулды диеп көндәлек юллары
Яңгырый кыңгырау җыры
Соңгы тапкыр, "сау бул",- диеп
Хушлаша ике саф йөрәк
Иреннәр иренгә тиеп
Яңгырый кыңгырау җыры
Соңгы тапкыр, "сау бул",- диеп
Хушлаша ике саф йөрәк
Иреннәр иренгә тиеп
Тәүге сөю, тәүге җылы хисләр
Ничек итеп мин сине онытыйм?
Юк, ышанмый ул беркатлы йөрәк
Ничек итеп мин аны юатыйм?
Яңгырый кыңгырау җыры
Соңгы тапкыр, "сау бул",- диеп
Хушлаша ике саф йөрәк
Иреннәр иренгә тиеп
Яңгырый кыңгырау җыры
Соңгы тапкыр, "сау бул",- диеп
Хушлаша ике саф йөрәк
Иреннәр иренгә тиеп
Хушлаша ике саф йөрәк
Иреннәр иренгә тиеп