Перейти к содержимому
Обложка трека Ярату ерактан — Лэйна
3:06

Трек

Лэйна Ярату ерактан Vostok version

Альбом · Сою Калыр · 2019 · Поп

Скачать

Текст песни

Кайдадыр төн әле,
Кайдадыр таң аткан.
Язмышым җәзасы –
Ярату ерактан.
Назлыйлар карашлар
Бары тик сүрәтне.
Сагышлар ачысы
Әрнетә йөрәкне.

Син ерак, бик ерак
Түгелсең янәшә.
Офыклар артына
Күңелем эндәшә:
Яратам, яратам!
Тик сине сөямен!
Мәхәббәт кабызган
Утларда көямен.

Бәхетле мизгелләр,
Сөюле күңелләр.
Тик нигә, тик нигә
Янәшә түгелләр?
Язмышым җәзасы –
Ерактан ярату.
Мәхәббәт табылу
Һәм аны югалту...

Комментировать

0:00 0:00