Текст песни
Көтәм
Төннәрем озын
Төшемдә - йөзең
Күкрәгем кыса
Әйтүең кыйсса
Кайт
Кулларым җылы
Бозлардай җилең
Карашың авыр
Сабыр ит, сабыр бул
Бирмәм
Яманга ирек
Җаныңны төреп
Явыздан саклыйм
Кайт
Учымда чеби
Эчемдә - сабый
Үзәгеңдә кар
Минеке - кайнар
Елар
Күзләрем-елга
Суларымны эч
Йөрәгем тыныч
Өзелмәс җебең
Корымас җирең
Терелер тәнең
Мин сине көтәрмен
Мин сине көтәрмен