Текст песни
Югал сүзсез
Югал кинәт
Сиздермичә
Кит инглизчә
Җый киемнәреңне һәм кит. Кит инглизчә. Йә кит дулап
Бәлкем барысын да үкенми җибәреп, син кабат өйрәнерсең иркен суларга
Мин үзәк буенча. Син үзәгемнем бер өзелгән өлеше
Җый киемнәреңне һәм кит. Беркемгә бурычлы булып калмас өчен
Тузан түгел - төтен, тынып калган бәхәс кырында
Ни булса шул була...Que sera sera
Яз иртән уянгач. Яз көндез һәм онытма язырга кичен
Яз төнлә, күз яшьләрең белән. Беркайчан да миннән җавап алмас өчен
Хәтирәләр әсирлегендә...минутлар сумала
Мин 200 белән икейөзлеләрдән, Мәскәүгә яңадан
Ни юрады Таро? Ни сөйли артыбызда уртак танышлар
Мин җыям бөртекләп үткән көннәремне – «Исемдә калганнар»
Тугыз гомереңнең берсен ташла бөтәрләп
Бар сәбәпләр арасында, кайтмаска мин сәбәп
Тугыз гомереңнең берсен. Югалып иртән
Җый киемнәреңне һәм кит. Кит инглизчә
Югал сүзсез. Югал иртән
Югал кинәт. Сиздермичә
Югал сүзсез. Югал иртән
Җый киемнәреңне һәм кит. Кит инглизчә
Югал сүзсез. Югал иртән
Югал кинәт. Сиздермичә
Югал сүзсез. Югал иртән
Җый киемнәреңне һәм кит. Кит инглизчә
Кочакла мине нык. Кочакла ерактан күз карашың белән
Бетмәгән сәяхәт Хәтирә иленнән Үкенү иленә
Кара күлмәгең - төн. Кара күлмәгеңдә сибелгән йолдызлар
Мин сәхнә артыңда саныйм минутларны, чыгышым алдыннан
Калмады әйтер сүз. Калмады бәхәсләр суынган арада
Калмады мине искә төшермәс урын, гөрләгән калада
Ни юрады Таро? Ни сөйлиләр таныш булмаган кешеләр
Олыгайгач авыррак "саубул"ларны ишетүләр
Нота. Минор. Ноталар домино
Мин оныттым тавышыңны. Телсез, төссез кино
Нота. Минор. Ноталар домино
Нота. Минор. Ноталар
Тугыз гомереңнең берсен ташла бөтәрләп
Бар сәбәпләр арасында, кайтмаска мин сәбәп
Тугыз гомереңнең берсен. Югалып иртән
Җый киемнәреңне һәм кит. Кит инглизчә
Югал сүзсез. Югал иртән
Югал кинәт. Сиздермичә
Югал сүзсез. Югал иртән
Җый киемнәреңне һәм кит. Кит инглизчә
Югал сүзсез. Югал иртән
Югал кинәт. Сиздермичә
Югал сүзсез. Югал иртән
Җый киемнәреңне һәм кит. Кит инглизчә
Югал сүзсез.
Югал кинәт. Сиздермичә
Кит инглизчә