Обложка трека Pink Floyd — Шакур feat. Rinata Tei
3:06

Шакур feat. Rinata Tei Pink Floyd

Альбом · Pink Floyd · 2022

Скачать

Текст песни

Иске Nike’ларымда
Әле дә чит илләр тузаны
Әле дә тузмаган
Син
Сөйләмә тузга язмаганны
Сөйләмә ни була алганын
Эндәшмә артык булса сүзләр
Югалтма битеңне
Килмәсә хәлеңнән өскә күтәрә алмасаң
Өстерәмә төпкә
Җәй яңгыры астында
Биим соңгы тапкыр
Синең кочагыңда
Җәй яңгыры астында
Синең кочагыңда
Без күптән ноль-берләр экранда
Чын тормыш артында виртуаль океан
Югалту-табышлар тартмасында калган
Әйтелмәгән сүзләр
Кемдә калды
Соңгы ялкын?
Җәйләре җәй түгел салкын
Көн дә яңгыр
Җәй яңгыры астында
Биим соңгы тапкыр
Синең кочагыңда
Җәй яңгыры астында
Синең кочагыңда
Шәфәкъ төстә Pink Floyd
Икебезнең берсен коткарырга була
Безнең кораб күптән читләште курсыннан
Авышып бер якка
Күз карасында ай шәүләсе
Күз карашы юнәлгән өскә
Онытам дисәң дә
Онытырга бирмәс беркайчан
Йөрәгең-гәрәбә
Беркайчан дәшмә исемемнән!
Бармаклар киселгән дәфтәр бите белән
Һәрбер ялган антым соңгысы!
Соңгысы! Соңгысы
Ант итәм
Кемдә калды
Соңгы ялкын?
Җәйләре җәй түгел...салкын
Көн дә яңгыр
Җәй яңгыры астында
Биим соңгы тапкыр
Синең кочагыңда
Җәй яңгыры астында
Синең кочагыңда
Җәй яңгыры астында
Биим соңгы тапкыр
Синең кочагыңда
Җәй яңгыры астында
Синең кочагыңда

0:00 0:00