Обложка трека Гомерләр үтә — Элвин Грей
3:58

Элвин Грей Гомерләр үтә

Сингл · 2018

Скачать

Текст песни

Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән!

Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!

Гомерләр үтә икән ул,
Бәгырьне өтә икән.
Сөюеңне кем көтәр соң?
Түземе җитәр микән?

Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!

Гомерләр үтә икән ул,
Ялкыны бетә икән.
Ашыга-ашыга безне
Кайларга илтә икән?

Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!

0:00 0:00