Обложка трека Тала, тала — Дышать
2:46

Дышать Тала, тала

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм

Эх, тала, тала, тала
Тала ике беләгем
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрегем

Эх, тала, тала, тала
Тала ике беләгем
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрегем

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Жаным искә төшкәндә

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса
Суга салсан, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса

Эх, тала, тала, тала
Тала ике беләгем
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрегем

Эх, тала, тала, тала
Тала ике беләгем
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрегем

0:00 0:00