Текст песни
Әпипә, кил, биик без бергә
Нигә бу айлы төндә
Ялгыз торасың биредә?
Әпипә, белмим инде нишләргә
Артыңнан йөрим көн дә
Җавап көтәм бүген дә
Бас, кызым Әпипә!
Син басмасаң, мин басам
Бас кызым Әпипә!
Син басмасаң, мин басам
Әйт миңа, Әпипә, әйт миңа
Ничек гашыйк иттең үзеңә?
Хисләргә батырдың, уйларыма кердең
Уйларыма кердең, е!
Күзләрең, кулларың, йөзләрең
Сүзләрең, сулышың, карашың
Бер күрүдә мәңгегә тизәйтте
Йөрәк тибешен
Әпипә, кич буе сине күзлим
Йөрәгеңә юл эзлим
Адашырга теләмим
Әпипә, чык әйдә биергә
Карама һич беркемгә
Булыйк бергә бер көйдә
Бас, кызым Әпипә!
Син басмасаң, мин басам
Бас кызым Әпипә!
Син басмасаң, мин басам
Әйт миңа, Әпипә, әйт миңа
Ничек гашыйк иттең үзеңә?
Хисләргә батырдың, уйларыма кердең
Уйларыма кердең, е!
Күзләрең, кулларың, йөзләрең
Сүзләрең, сулышың, карашың
Бер күрүдә мәңгегә тизәйтте
Йөрәк тибешен
Яныма кил бүген, җылы кочагыма сыен
Яныма кил бүген, җылы кочагыма сыен
Бас, кызым Әпипә!
Син басмасаң, мин басам
Бас кызым Әпипә!
Син басмасаң, мин басам
Бас, кызым Әпипә!
Син басмасаң, мин басам
Бас кызым Әпипә
Син басмасаң, мин басам!