Перейти к содержимому
Обложка трека Яратам — Ильсия Бадретдинова
3:52

Трек

Ильсия Бадретдинова Яратам

Альбом · Булмый Инде Булмагач · 2020 · Поп

Скачать

Текст песни

Күп тапкыр әйттеләр: син көчле юлыңда булганда
Күрсәтмә күз яшьне ватылган күңелең тулганда
Киткәннәргә дәшмә, эзләмә үткән көн җылысын
Син түгел, башкалар юлларда абынып егылсын

Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам
Ни булса да - бүген яратам, яратам, яратам
Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам
Ни булса да - кичә, мин бүген яратам, яратам

Әйттеләр: саташма, сине бит күптәннән саттылар
Син генә белмисең: сиңа күпме пычрак аттылар
Дошманыңны сөеп, кочаклашып җырлап йөргәндә
Син яттың егылып юлларда, абынып үлгәндә

Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам
Ни булса да - бүген яратам, яратам, яратам
Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам
Ни булса да - кичә, мин бүген яратам, яратам

Дошманнар шатланды: юллардан аердык, диделәр
Очмагыз бергәләп, канатны каердык, диделәр
Ни булса да - бүген син, йолдызым, минем күгемдә
Юлдашым, күз яшем, мин атлыйм ялгызым бүгенгә

Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам
Ни булса да - бүген яратам, яратам, яратам
Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам
Ни булса да - кичә, мин бүген яратам, яратам

Ни булса да — кичә, мин бүген яратам, яратам

0:00 0:00