Перейти к содержимому
Обложка трека Булмый инде булмагач — Ильсия Бадретдинова
4:09

Трек

Ильсия Бадретдинова Булмый инде булмагач

Альбом · Булмый Инде Булмагач · 2020 · Поп

Скачать

Текст песни

Тумыштан акча яратам
Акча мине яратмый
Күпме генә тырышсам да
Бер тиенгә дә артмый

Әллә ниләр эшләп карыйм
Кесәдә акча тулмый
Төн буе хыяллансам да
Нигәдер баеп булмый

Булмый инде булмагач
Сабаларда тумагач
Ичмасам берәр туганың
Казанда утырмагач

Булмый инде булмагач
Актанышта тумагач
Ичмасам берәр абыең
Зур начальник булмагач

Миллионнар булса миндә
Калганын табыр идем
Күршеләрне утка салып
Мерседес алыр идем

Зур итеп йорт салыр идем
Диңгезгә барыр идем
Аннан кайткач хәергэ дә
100 тәнкә салыр идем

Булмый инде булмагач
Сабаларда тумагач
Ичмасам берәр туганың
Казанда утырмагач

Булмый инде булмагач
Актанышта тумагач
Ичмасам берәр абыең
Зур начальник булмагач

Эх, булмый инде булмагач
Арчаларда тумагач
Ичмасам берэр туганың
Сөт җыючу булмагач

Эх, булмый инде булмагач
Әлмәтләрдә тумагач
Ичмасам берәр абыең
Зур нефтяник булмагач

Эшләп баеп булса
Ат та булыр иде акчалы
Хаман җигелеп тартса да
Кияргә юк чалбары

Акча диеп чабышабыз
Егылганчы картаеп
Тормасалар арттан этеп
Бу илдә булмый баеп

Булмый инде булмагач
Сабаларда тумагач
Ичмасам берәр туганың
Казанда утырмагач

Булмый инде булмагач
Актанышта тумагач
Ичмасам берәр абыең
Зур начальник булмагач

Булмый инде булмагач
Дорес җирдә тумагач
Җырлап кына баеп булмый
Зур абзыен булмагач

Булмый инде булмагач
Дорес җирдә тумагач
Җырлап кына баеп булмый
Зур абзыең булмагач

Җырлап кына баеп булмый
Зур абзыең булмагач

0:00 0:00