Перейти к содержимому
Обложка трека Сэер кеше 2.0 — Ильсия Бадретдинова
3:23

Трек

Ильсия Бадретдинова Сэер кеше 2.0

Сингл · 2025 · Поп

Скачать

Текст песни

Йолдызларны күзли ул
Күктән нидер эзли ул
Әйтерсең, юк бүтән эше
Саный яңгыр тамчысын
Татый әрем ачысын
Гади генә сәер кеше

Тыңлый чишмә акканын
Басуга кар ятканын
Һавада болыт йөрешен
Чык тошкәнен үләнгә
Сөйли күрше күләнгә
Гади генә сәер кеше

Кай тарафка барабыз
Белми ашкынып
Һаман атлыйбыз, сизми
Тормыш ташкынын
Гөнаһ кылган саен
Көтәбез изгелек
Ә ул яши тәмен сизеп
Һәр мизгелнең

Күбәү чакта көчле без
Мәңге яшәр төсле без
Иң дөресе безнең сукмак
Нидер эзләп атлыйбыз
Үзебезне саклыйбыз
Алтын белән бәхет уртак
Без барысын беләбез
Сәерләрдән көләбез
Изгеләр битлеге киеп
Ә ул яши бүтәнчә
Төшләрендә күргәнчә
«Мин бәхетле бүген», диеп

Кай тарафка барабыз
Белми ашкынып
Һаман атлыйбыз, сизми
Тормыш ташкынын
Гөнаһ кылган саен
Көтәбез изгелек
Ә ул яши тәмен сизеп
Һәр мизгелнең

Яшәу диеп атыйбыз
Нидер эзләүне
Язмыш белән аклыйбыз
Һәер өстәүне
Иртәгесе көнне
Көтәбез шикләнеп
Сәерләрдән куркып
Яшибез бикләнеп

0:00 0:00