Перейти к содержимому
Обложка трека Туй жыры — Ильсия Бадретдинова
3:54

Трек

Ильсия Бадретдинова Туй жыры

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Яшьлектә утырткан гөлләр
Бүген шау чәчәк аткан
Ходай сезнең икегезне
Бер пар итеп яраткан

Әбидән алып фатиха
Бабайның кысып кулын
Җитәкләшеп чыктыгыз сез
Үтәргә тормыш юлын

Мәхәббәтегез дөрләсен
Яну да булсын көю
Күз тимәсен, күз тимәсен
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү!

Мәхәббәтегез дөрләсен
Яну да булсын көю
Күз тимәсен, күз тимәсен
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү!

Уй - фикерләр уртак булсын
Киләчәк - сезнең кулда
Дус - туганнар белән бергә
Яшәгез балда-майда

Дөнья бер алдын күрсәтә
Кайчак куя арт ягын
Дөньяның артына тибеп
Табыгыз яшәү җаен

Мәхәббәтегез дөрләсен
Яну да булсын көю
Күз тимәсен, күз тимәсен
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү!

Мәхәббәтегез дөрләсен
Яну да булсын көю
Күз тимәсен, күз тимәсен
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү!

Мәхәббәтегез дөрләсен
Яну да булсын көю
Күз тимәсен, күз тимәсен
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү!

Мәхәббәтегез дөрләсен
Яну да булсын көю
Күз тимәсен, күз тимәсен
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү!

Күз тимәсен, күз тимәсен
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү!

0:00 0:00