Текст песни
Сагыш булып яши йөрәкләрдә
Туган якта узган җилле чаклар
Без сагынган кебек сез дә безне
Сагынасызмы икән, туган яклар
Әй, ал әле дустым гармуныңны
Урыйк әле авыл урамнарын
Җырлыйк әле җырның моңлыларын
Йөрәкләрне айкый торганнарын
Әй, ал әле дустым гармуныңны
Урыйк әле авыл урамнарын
Җырлыйк әле җырның моңлыларын
Йөрәкләрне айкый торганнарын
Гомерләр бер агым гына бит ул
Агымнарда давыл була бит ул
Давыллар да тына, бар да уза
Үткәннәр гел сагындыра бит ул
Әй, ал әле дустым гармуныңны
Урыйк әле авыл урамнарын
Җырлыйк әле җырның моңлыларын
Йөрәкләрне айкый торганнарын
Яра-яра сагыш томаннарын
Урыйк әле авыл урамнарын
Җырлыйк әле җырның моңлыларын
Үзәкләрне өзә торганнарын
Әй, ал әле дустым гармуныңны
Урыйк әле авыл урамнарын
Җырлыйк әле җырның моңлыларын
Йөрәкләрне айкый торганнарын
Әй, ал әле дустым гармуныңны
Урыйк әле авыл урамнарын
Җырлыйк әле җырның моңлыларын
Йөрәкләрне айкый торганнарын
Әй, ал әле дустым гармуныңны
Урыйк әле авыл урамнарын
Җырлыйк әле җырның моңлыларын
Йөрәкләрне айкый торганнарын
Җырлыйк әле җырның моңлыларын
Йөрәкләрне айкый торганнарын
Йөрәкләрне айкый торганнарын