Текст песни
Кил минем яныма.
Йөрәгем дулкынлана.
Мин сине шундый яратам,
Синең өчен җырлар язам.
Син минем бәхетем,
Якты мәхәббәтем.
Кояш безнең өчен генә яна.
Мәңге кал минем янымда.
Күзләреңдә батам!
Мин сине шундый яратам!
Күңелемдә илһам ялтырый!
Галәмнәр, диңгезләр,
Иң матур шәһәрләр.
Тормышка сөянәсем килә.
Син язмыш бүләгем,
Матурым һәм бәгърем.
Минеке көндез һәм төнлә!
Әйдә мәхәббәт канатларында очыйк.
Еракка, еракка, еракка.
Озакка, озакка, озакка.
Хис белән бер-беребезгә карыйк,
Каты итеп кочаклашыйк.
Күзләреңдә батам!
Мин сине шундый яратам!
Күңелемдә илһам ялтырый!
Галәмнәр, диңгезләр,
Иң матур шәһәрләр.
Тормышка сөянәсем килә.
Син язмыш бүләгем,
Матурым һәм бәгърем
Минеке көндез һәм төнлә!