Текст песни
Үпкәләмә, упкәләтсәм ялгыш кыңа
Сәбәп булсам, әгәр сары сагышыңа
Кояшта да булгалыйлар кара таплар
Була инде давылланы тыңган чаклар
Үпкәләмә, меңгә телсәм җаннарыңны
Үпкәләмә, тессез итсәм таңнарыңны
Җитеп булмый тирән икән сабыр күле
Ялгышларым өчен, зинхар, кичер мине!
Үпкәләмә, тыңламасам сүзләреңне
Яшькә салсам синең серле күзләреңне
Кирэәк чакта куеныма ала алмасам
Ишетәсең килгән сүзләр таба алмасам
Үпкәләмә, меңгә телсәм җаннарыңны
Үпкәләмә, тессез итсәм таңнарыңны
Җитеп булмый тирән икән сабыр күле
Ялгышларым өчен, зинхар, кичер мине!
Үпкәләмә бер көн сине аңламасам
Синең белән бер учакта яңа алмасам
Тормыш булгач була инде торле вакыт
Аңласам да, сүз ярасы ясыйм артык
Үпкәләмә, меңгә телсәм җаннарыңны
Үпкәләмә, тессез итсәм таңнарыңны
Җитеп булмый тирән икән сабыр күле
Ялгышларым өчен, зинхар, кичер мине!
Ялгышларым өчен, зинхар, кичер мине!