Текст песни
Хыялымда көтәм сине, хыялымда
Көтәм инде, булмасаңда яннарымда
Кабат яшәү көче табып
Упкыннардан читкә чабып
Тормыштан тәм, сөю табып
Кабат туам
Бер гөмергә ике язмыш сыяр әле
Кара көннәр узар әле, узар әле
Ак болытлар алып китәр, үзе белән
Мин синсез дә, сөюсез дә яши беләм
Ак болытлар алып китәр, үзе белән
Мин синсез дә, сөюсез дә яши беләм
Яшеннәрдәй яшнәп яшәр көч табармын
Кыялардан бәхет җырын мин җырлармын
Сагыш сарган, көеп янган, үткәннәргә нокта куям
Язлар бирер, назлар белән
Кабат туам
Бер гөмергә ике язмыш сыяр әле
Кара көннәр узар әле, узар әле
Ак болытлар алып китәр, үзе белән
Мин синсез дә, сөюсез дә яши беләм
Ак болытлар алып китәр, үзе белән
Мин синсез дә, сөюсез дә яши беләм
Бәхетсезме? Бәхет эзләп очкан былбыл
Аның әле җырланасы җырлары бар
Язлары бар, җәйләре бар
Көзләре бар, кышлары бар
Күңел бозларын эретер
Назлары бар
Бер гөмергә ике язмыш сыяр әле
Кара көннәр узар әле, узар әле
Ак болытлар алып китәр, үзе белән
Мин синсез дә, сөюсез дә яши беләм
Ак болытлар алып китәр, үзе белән
Мин синсез дә, сөюсез дә яши беләм
Мин синсез дә, сөюсез дә яши беләм