Текст песни
Юлыма чыгасың
Кулларың сузасың
Оныттым, кадерлем, дисәңдә
Онытылмый назларың
Яшьлегем язлары
Исемдә, исемдә, исемдә!
Онытылмый назларың
Яшьлегем язлары
Исемдә, исемдә, исемдә!
Шелтәле карама
Ят керде арага
Сагынып яшим дип мин генә
Катлаулы язмышым
Иң татлы сагышым
Син генә, син генә, син генә!
Катлаулы язмышым
Иң татлы сагышым
Син генә, син генә, син генә!
Гомерләр үтсә дә
Көзләрем җитсә дә
Көзләрем яз иткән нурым син
Сүнсәмдә сүрелмәс
Үлсәмдә өзелмәс
Җырым син, җырым син, җырым син!
Сүнсәмдә сүрелмәс
Үлсәмдә өзелмәс
Җырым син, җырым син, җырым син!
Җырым син, җырым син, җырым син!
Җырым син, җырым син, җырым син!